+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Июня 2023, 09:55

"Коминтерн" кибетенә килегез!

Уфада Русиядә беренче булып "Коминтерн" Белоруссия тегү фабрикасының фирма кибете эшли башлый.

"Коминтерн" кибетенә килегез!"Коминтерн" кибетенә килегез!
"Коминтерн" кибетенә килегез!


Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Федерациясе Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьев һәм Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Крупко «Коминтерн» белорус тегү фабрикасының фирма кибетен ачу тантанасында катнаштылар. Бу вакыйга 26-28 июньдә Башкортстан башкаласында уза торган Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумына туры китерелде.
Кибет ачылу вакытында республика Башлыгы Белоруссия белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек проектларны эшләтеп җибәрү этабына чыгуын ассызыклады.
- Бу - бүгенге шартларда безнең идеяләрне тиз арада тормышка ашырырга мөмкин булган мисал. Берничә ай элек предприятиегә килгәч, без Башкортстанда кибет ачарга тәкъдим иттек. Искиткеч проект килеп чыкты. Безнең Белоруссия белән хезмәттәшлегебезнең мондый мисаллары күбрәк булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Без республикада уңайлы эш шартлары булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Сезгә яхшы сату, хәерле юл.
Гомель өлкә башкарма комитеты рәисе Иван Крупко «Коминтерн» предприятиесе коллективын кибет ачылуы белән котлады һәм проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

- Бүген без горурлана алырлык көн. Без беренче тапкыр Русия территориясендә, Уфада «Коминтерн» предприятиесенең фирма кибетен ачабыз, – дип билгеләп үтте Иван Крупко. - Башкортстанның идарә командасына, шәхсән Радий Фәрит улы Хәбировка һәм предприятие коллективына бу мөһим нәтиҗә өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.
«Коминтерн» фабрикасының генеральный директоры Ксения Патнюхова һәм брендның Русиядәге рәсми вәкиле Татьяна Скорощинская кунакларга ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар киемнәре коллекциясен тәкъдим иттеләр.

Башкортстан Башлыгы «Коминтерн» җитәкчелеге белән мәктәп формасын тегү буенча тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге турында фикер алышты. Белоруссия ягы тегүчеләрне Гомель предприятиесенә чакырды.
Кибеттә булганнан соң, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федерациясе Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьев журналистлар белән әңгәмәдә уртак башкорт-белорус проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас