

Бүген Башкортстанга Русия Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко килде. Русия парламентының Югары палатасы спикерын Мостай Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.
Республика башкаласында Валентина Матвиенко Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы программасында катнашачак. Федерация Советы Рәисе саммитның төп мәйданчыкларына, шул исәптән халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә һәм «Евразия йөрәгендә славян базары» сәнгать фестивалендә булачак. Ә 28 июньдә Валентина Матвиенко форумның пленар утырышында катнашачак.