+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июнь 2023, 10:35

Яхшы мөнәсәбәтләр үсеше өчен яңа импульс

Уфа һәм Минск берничә елга уртак чаралар планына кул куйдылар.

Яхшы мөнәсәбәтләр үсеше өчен яңа импульсЯхшы мөнәсәбәтләр үсеше өчен яңа импульс
Яхшы мөнәсәбәтләр үсеше өчен яңа импульс
Узган елның декабрендә Уфа һәм Минск арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турында меморандумга биш ел тулды. Бу елларда күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү буенча зур юл үтелде. Һәм менә бүген, 27 июньдә, Башкортстан башкаласында Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумын үткәрү кысаларында, ике шәһәр арасында 2023-25 елларга уртак чаралар планына кул куелды.

Аны Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев һәм Минск шәһәр башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев имзалды.

Очрашу барышында яклар вәкилләре сәүдә-сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек, эчке туризмны үстерү һәм шәһәр хуҗалыгын санлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Бүгенге очрашу Минск һәм Уфа арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа этәргеч бирәчәк. Без Русия төбәкләре белән элемтәләргә зур игътибар бирәбез, чөнки алар безнең дәүләтләр алдында торган бурычларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ышанам, без үзара бәйләнешнең яңа нокталарын табачакбыз, бергәләп эшчәнлекнең безнең мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк юнәлешләрен эшлиячәкбез, - дип шәрехләде Владимир Кухарев.

Уфа мэры Руиянең һәм Беларусьның юбилей X Форумы кебек зур чараның нәкъ менә Башкортстан башкаласында узуын уңай факт дип атады.

- Миллионлы шәһәрләрнең шуңа охшаш проблемалары һәм бурычлары бар, һәм Форумда алар өчен уртак чишелешләр табыла. Шунысы сөендерә, бүген Беларусь яшьләре Уфа һәм Башкортстан яшьләре белән берләшә, болар барысы да мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә ярдәм итә. Шулай ук без хезмәттәшләребезне, тәҗрибә уртаклашу һәм безнең алда килеп чыгарга мөмкин булган чакыруларга тизрәк җавап бирү өчен, Минсктан чакыруны кабул итәбез, - дип билгеләде Ратмир Мәүлиев, үз чиратында, Беларуссия делегациясен киләсе елда Уфаның 450 еллыгына чакырды.

Фото: ufacity.info

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас