

Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы кысаларында «Уфа» индустриаль паркы яңа статуста - «Алга» махсус икътисади зонасының бишенче мәйданчыгында рәсми делегацияне кабул итте. Биредә Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач, Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгы, парк резидентлары һәм Үсеш корпорациясе - преференция зонасы идарәче компаниясе җитәкчелегенең эшлекле очрашуы узды. Кунакларны предприятиеләр эшчәнлеге һәм парк территориясен «Алга» махсус икътисади зонасы составына керткәннән соң якындагы планнар белән таныштырдылар.
Русия Икътисади үсеш министрлыгы делегациясенең паркка визиты программасының төп пунктларының берсе "Амкодор" Белоруссия компаниясенең җитештерү комплексы булды, анда агымдагы вакытта төзелеш эшләре төгәлләнде һәм җиһазларны эшләтеп җибәрү-көйләү бара.
- Монда бик югары компетенция һәм кооперация дәрәҗәсе күренде. Башкортстан Республикасы коллегалары зур эш башкарды: башта төзелеш өчен бөтен шартлар бирелде, аннары - сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона күздә тоткан, моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары. Әмма иң мөһиме - бүген безнең югары технологияле продукция җитештерүгә әзер булуыбыз, - дип билгеләде Дмитрий Вольвач.
Исегезгә төшерәбез, Русия Хөкүмәте карары белән "Уфа" индустриаль паркы "Алга" зонасы территориясенең бер өлешенә әверелде. Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов очрашуда катнашучыларны яңа резидентлар өчен перспективалар һәм өстенлекләр белән таныштырды.
- Дмитрий Валерьевич билгеләп үткәнчә, безнең республика, чыннан да, инвесторларга дәүләт ярдәменең моңарчы күрелмәгән чараларын тәкъдим итәргә әзер. Шулай итеп, МИЗга кергәннән соң парк резидентлары булган компанияләр салым һәм таможня ташламаларына дәгъва итә алачак, - диде ул.