+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июнь 2023, 09:24

Гомель белән Уфа үзара килешү төзеделәр

Уфа Беларусь Республикасы шәһәрләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре төзүне дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 27 июньдә 2023-25 елларга Минск белән уртак чаралар планы имзаланды.

Гомель белән Уфа үзара килешү төзеделәрГомель белән Уфа үзара килешү төзеделәр
Гомель белән Уфа үзара килешү төзеделәр

Бүген, Башкортстан башкаласы мэры Ратмир Мәүлиев һәм Гомель шәһәр башкарма комитеты рәисе Владимир Привалов Хезмәттәшлек ниятләре турындагы беркетмәгә үз имзаларын куйдылар.

Документ якларның икътисад, сәүдә, фән, технологияләр, мәдәният, туризм, спорт, сәламәтлек саклау өлкәләрендә, шулай ук башка эшчәнлек тармакларында озак сроклы мөнәсәбәтләрне киңәйтү һәм тирәнәйтүне күздә тота.

- Бүген - безнең өчен әһәмиятле очрашу һәм тарихи көн. Без Ратмир Рәфил улы белән шәһәрләребезнең икътисадын үстерергә, ике яклы дустанә элемтәләр һәм халыкларыбыз һәм илләребез якынаюга кагылышлы барлык өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килештек. Безнең сәнәгать шактый җитди үсеш алган - Беларусьта чыгарыла торган продукция күләменең алты проценттан артыгы Гомельгә туры килә. Безнең шәһәр брендлары - "Гомсельмаш" һәм "Гомельдрев" компанияләре, "Коминтерн" һәм "Спартак" фабрикалары. Безнең, чыннан да, Уфадагы хезмәттәшләребез белән уртаклашыр нәрсәләребез бар. Дәүләтләребез башлыклары билгеләгән икътисади бурычларны хәл итү өчен без интеграция һәм кооперация буенча максатлар куябыз, - дип шәрехләде Владимир Привалов.

- Безнең хезмәттәшлеккә бер адым инде Уфада "Коминтерн" фабрикасы кибетен ачу булды. Һәм бу әле эшчәнлегебезнең башы гына. Уфа предприятиеләре алдында да Гомель һәм Беларусь территориясендә тулаем ачылу бурычы тора. Без үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итәргә тиеш. Бу мөнәсәбәтләр үссен өчен бөтен көчебезне куячакбыз, - диде Ратмир Мәүлиев.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас