

Документ берничә юнәлеш буенча сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтүне күздә тота.
- Имзаланган план төбәкара, сәүдә-икътисади, инвестицион хезмәттәшлекне, шулай ук мәдәният, туризм һәм милли сәясәт, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә уртак чараларны үз эченә ала, - дип аңлатты Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Аның кысаларында конгресс чараларында һәм эшлекле миссияләрдә катнашуга, якларның эшкуарлык даирәсе арасында эшлекле элемтәләрне үстерүгә, инвестиция тәкъдимнәре белән уртаклашуга, Башкортстан Республикасының һәм Гродно өлкәсенең туристик потенциалын алга җибәрүгә булышлык күрсәтү планлаштырыла.