

Краснодар шәһәрендә яшенле яңгыр яуган. Шул вакытта урамда китеп барган ир-егетне яшен суккан. Табиблар белдерүенчә, ир шул урында ук җан биргән.
Шуңа күрә безгә дә сак булырга кирәк, дуслар. Бүген "Башгидрометүзәк" синоптиклары фаразлары буенча, явым-төшем аз булачак. Әмма яшенле яңгыр явуы көтелә. Төнлә термометр баганасы +10, +15 градус булачак. Көндез һава +20, +25 градуска кадәр җылыначак.
Иртәгә, 29 июньдә, янә яшенле яңгырлар көтелә. Һава температурасы төнлә +5, +15, көндез +25 градус булачак.