+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июнь 2023, 14:39

Радий Хәбиров: "Төбәкләребезнең ХХ форумын да Уфада үткәрик!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында төбәкнең барлык халкы өчен Беларусь белән багланышларның зур әһәмиятен ассызыклады.

Радий Хәбиров: "Төбәкләребезнең ХХ форумын да Уфада үткәрик!"Радий Хәбиров: "Төбәкләребезнең ХХ форумын да Уфада үткәрик!"
Радий Хәбиров: "Төбәкләребезнең ХХ форумын да Уфада үткәрик!"

"Башкортстан зур икътисади эшчәнлек алып бара. Әмма Беларуссия белән мөнәсәбәтләр безнең өчен икътисади проект түгел. Бу - тугандаш Белоруссия халкы белән бик тирән дуслык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Республикабызга килгәннәре өчен форумның барлык кунакларына һәм катнашучыларына чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Безнең төбәк турында сездә иң яхшы тәэсирләр калгандыр дип ышанам".

Шулай дигәннән соң Башкортстан җитәкчесе киләчәктә Русия һәм Беларусь төбәкләренең XX форумын да Уфада үткәрергә тәкъдим итте. "Форум Русия төбәкләрендә зур кызыксыну уята. Күпләр аны үткәрү хокукы өчен көрәшергә әзер. Башкортлар - бик тәрбияле халык. Шуңа күрә хәзер сорамыйм. Әмма XX форумны безнең республикада уздырырга тәкъдим итәм», - диде пленар утырышта төбәк Башлыгы.

Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы үз эшен 26 июньдә башлады. Аның эшендә илнең һәм Беларусьның төрле төбәкләреннән 4800дән артык кунак катнаша. Эшлекле программа кысаларында ике тугандаш ил арасында 100дән артык килешү төзелде. Шулай ук бай мәдәни программа әзерләнгән иде: форумны уздыру көннәрендә «Дуслык урамы» милли мәдәниятләр фестивале, ике илнең халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе, өч көнлек «Евразия йөрәге» опен-эйр һәм башка чаралар узды.

Фото: "Башинформ".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас