

Форумда Русия Федерациясенең һәм Беларусь Республикасының якынча 60 төбәге тәкъдим ителде. Чара кысаларында Русия сенаторлары һәм аларның белорус коллегалары, илебез субъектлары һәм Беларусь регионнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, илләрнең муниципаль хакимиятләре, шулай ук бизнес, фән һәм мәдәният вәкилләре катнашлыгында 9 секция узды. Катнашучыларның гомум саны 4538 тәшкил итте. Барлыгы Уфага меңгә якын Русия һәм Белоруссия делегатлары килде.
Форумның мөһим вакыйгасы дип «Русия һәм Беларусь төбәкләре форумының 10 еллыгы: йомгаклар һәм перспективалар» темасына пленар утырышын әйтергә була. Дискуссияне Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Белоруссия Республикасы Милли җыелышы Рәисе Наталья Кочанова уздырдылар.
Форумда катнашучылар һәм кунаклар адресына Русия Президентлары Владимир Путин һәм Беларусь Президенты Александр Лукашенконың видеомөрәҗәгате дә яңгырады.
Башкортстан башкаласында узган Русия һәм Белоруссия төбәкләренең юбилей форумы дус илләрнең үзара хезмәттәшлегенең барлык төп юнәлешләрен - сәнәгать үсешеннән, фәнни-техник хезмәттәшлектән алып, халыкларның мәдәни һәм рухи элемтәләрен ныгытуга кадәр үз эченә алды. Яңа икътисади чынбарлык шартларында дус илләр мөнәсәбәтләре яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыга. Русия һәм Беларусь авыл хуҗалыгында, машина төзелешендә һәм кооперация өчен традицион булган башка өлкәләрдә генә түгел, ә микроэлектроникада, космик тармакта, югары технологияләрдә дә уртак проектларны тормышка ашыра.
Форум кысаларында Уфада Русия һәм Белоруссия халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Чарада яңа рекордлар да куелды. Форум кырында 100гә якын килешү имзаланды, 110 миллиард сумга якын контрактлар төзелде.
Форумның төп вакыйгаларының берсе Уфа хосписын ачу булды. Анда Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров катнаштылар.
Чарада бик күп мәдәни мәйданчыклар оештырылды. Алар арасында: «Дуслык урамы» этник мәдәниятләр фестивале, «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале, мода йортлары коллекцияләренең «Контрастның якты чикләре» презентациясе.
Юбилей чарасы кысаларында Уфага «Хәтер поезды» да килде.
Башкортстан башкаласына Русия һәм Белоруссия хакимияте вәкилләре генә түгел, ә яшьләр оешмалары да килде. Уфа 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 500 кешене үзенең җылы һәм дустанә кочагына алды.
Фото: bashinform.ru