+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июнь 2023, 14:20

Валентина Матвиенко: "Без дуслыкны бәйсезлегебез һәм чәчәк атуыбы өчен ныгытабыз"

Русия һәм Беларусь төбәкләренең Уфада узучы унынчы юбилей форумының пленар утырышында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, бүген Русия белән Беларусь үз тарихында чик этабын кичерә. Аның сүзләренә караганда, Русия һәм Беларусь президентларының форумга һәм тулаем төбәкара элемтәләргә биргән игътибары мөмкин кадәр нәтиҗәле, гражданнар, төбәкләр һәм бөтен Союз дәүләте өчен реаль файда белән эшләргә этәрә.

Валентина Матвиенко: "Без дуслыкны бәйсезлегебез һәм чәчәк атуыбы өчен ныгытабыз"Валентина Матвиенко: "Без дуслыкны бәйсезлегебез һәм чәчәк атуыбы өчен ныгытабыз"
Валентина Матвиенко: "Без дуслыкны бәйсезлегебез һәм чәчәк атуыбы өчен ныгытабыз"

"Бу кискен сынылыш мәлендә безнең илләрне шундый компетентлы һәм хөрмәтле лидерлар җитәкләве принципиаль мөһим. Аларның ныклы сәяси ихтыяры, глобаль процессларны тирәнтен аңлавы һәм безнең союзны ныгытуга чын күңелдән омтылышы - болар барысы да Русия һәм Беларуссия теләсә нинди янауларны һәм сынауларны җиңәргә мөмкинлек бирә", - диде Валентина Матвиенко.

Илебез парламентының югары палатасы спикеры билгеләп үткәнчә, Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы географияне елдан-ел киңәйтә.

"Бу юлы ул искиткеч, мәдәниятләрнең һәм традицияләрнең чын-чынлап яңарыш кичерүче Уфа шәһәрендә уз. Бүген ул - форумны уздыруның иң Көнчыгыш ноктасы. Монда булганда, зур Союз дәүләтенең масштабын да, аның иксез-чиксез милли һәм мәдәни күптөрлелеген дә, безнең илләр һәм төбәкләрдә булган гаять зур потенциалын да аңлыйсың", - диде ул.

Валентина Матвиенко Башкортстан Хөкүмәте һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбировага зур әзерлек эшләре башкарганнары, Уфа һәм республикада яшәүчеләргә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия һәм Беларусь төбәкләренең юбилей форумы безнең илләр һәм бөтен планета өчен масштаблы, язмышларыбызны хәлиткеч вакыйгалар фонында уза. Берләшкән Көнбатышның каршылыгына карамастан, дөнья берсүзсез күпполярлыкка, гаделрәк һәм тигез хокуклы тынычлык урнаштыруга таба хәрәкәт итә.

Валентина Матвиенко фикеренчә, Русия һәм Беларуссия сәяси, икътисади, эшлекле һәм гуманитар мөнәсәбәтләрнең уникаль системасын төзегәннәр, аның аналоглары дөньяда юк. Ул союзның иҗади характерын ассызыклады.

"Без кемгәдер каршы түгел, бары тик үзебезнең илләрнең бәйсезлеге һәм чәчәк атуы өчен берләшәбез. Нәкъ менә шушы - Союз дәүләтенең ныклыгы гарантиясе", - диде ул.

Федерация Советы башлыгы Русия-Беларусь интеграциясен ныгытуга төбәкләр форумының өлешен билгеләп үтте. Федерация Советы һәм Беларусь Республика Советы төбәкара турыдан-туры аралашуның бик тә кирәкле һәм нәтиҗәле форматын таба алдылар.

"Зур сынау юлын уздык", - диде Валентина Матвиенко, бу елларда форумда катнашучы төбәкләр санының күп тапкырлар артуын билгеләп үтеп. Быел форум эшендә беренче тапкыр Донецк Халык Республикасы катнаша. "Якын киләчәктә Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре вәкилләрен дә көтәбез", - диде ул.

Валентина Матвиенко төбәкләр форумының чын дусларны, Русиянең һәм Белоруссиянең барлык төбәкләреннән фикердәшләрне берләштерүче төп төбәкара мәйданчык ролен уйнаячагына ышанычын белдерде.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас