

"Башкортстанның кунакчыл башкаласында җыелган унынчы Русия һәм Белоруссия форумында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләвемә шатмын, - диде Владимир Владимирович. - Һәм иң беренче чиратта шуны билгеләп үтәсем килә: Русия белән Белоруссия арасындагы чын союздаш мөнәсәбәтләрнең, Союз дәүләте кысаларында интеграцион процессларның йөрәге - төбәкләрнең хезмәттәшлеге елдан-ел ныгый.
Инде ун елдан артык безнең форум төбәк башлыкларын, парламентарийларны, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен, эшлекле һәм эксперт даирәләре, ике илнең иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен туплый, ягъни, чынлыкта, эштә дустанә һәм яхшы күршедәш Русия-Белоруссия элемтәләрен үстерү белән шөгыльләнә.
Үзара күппланлы багланышлар Русия Федерациясенең барлык субъектлары һәм Белоруссиянең барлык өлкәләре диярлек үзара ярдәм итә. Шул ук вакытта безнең Ерак Көнчыгыш, Себер, Кырым Республикасы һәм Севастополь Белоруссия хезмәттәшләре белән партнёрлыкны активрак төзи башладылар. Төбәкара багланышларга кушылуда Русиянең яңа төбәкләре дә кызыксыну белдерә.
Уфага, миңа хәбәр итүләренчә, форумның рәсми программасында да, төбәкләрнең хуҗалык казанышлары күргәзмәсендә дә, ике илнең Сәүдә-сәнәгать палаталарының уртак утырышында һәм яшь парламентарийлар очрашуында катнашырга меңләгән Русия һәм Белоруссия делегатлары килгән.
Форум барышында хезмәттәшлек һәм коммерция контрактлары турында йөздән артык килешү имзалануы мөһим. Бу - бик матур нәтиҗә, ул, һичшиксез, Русия һәм Белоруссиянең алга таба икътисади үсешенә һәм ике ил икътисадларының үзара бәйләнешен ныгытуга ярдәм итәчәк.
Төбәкләр форумының барлык оештыручыларына һәм катнашучыларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, кабатлап әйтәм: ул Русия белән Белоруссиянең стратегик хезмәттәшлеген алга таба да ныгыту эшенә хезмәт итәчәк".
Фото: bashinform.ru