+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июнь 2023, 07:47

БДИ гамәлдән чыгарылачак?!

2024 елның 1 гыйнварыннан чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәрен элеккечә тикшерә башларга мөмкиннәр.

БДИ гамәлдән чыгарылачак?!БДИ гамәлдән чыгарылачак?!
БДИ гамәлдән чыгарылачак?!

Русия Дәүләт думасы Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) сынау буларак бетерү турындагы закон проектын карарга планлаштыра. Проект инициаторлары фикеренчә, БДИ нәтиҗәле түгел.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр "Русия Федерациясендә мәгариф турында"гы законга кагылачак. Закон проекты нигезендә, БДИ бетерелергә тиеш, һәм аның урынына вузларга керү өчен төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган дәүләт имтиханнары кертелергә тиеш.

Закон проекты авторлары БДИ эффектив түгел һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының реаль белем дәрәҗәсен чагылдыра алмый, дип раслый. Соңгы елда БДИда 300 балл алган чыгарылыш укучылары саны, узган ел белән чагыштырганда, кимеде. Инициаторлар бу БДИның башка укучыларның белемнәрен бәяләү коралы булып хезмәт итә алмавын күрсәтә, дип саный.

Үзгәрешләр, закон проекты кабул ителсә, 2024 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк. Ул көченә кергәнче алынган БДИ нәтиҗәләре дүрт ел дәвамында гамәлдә булачак.

Фото: karavantver.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас