+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2023, 07:35

Су коеныр вакыт җиттеме?

Башкортстан синоптиклары ялларда эссе һава торышы фараз итә.

Су коеныр вакыт җиттеме?Су коеныр вакыт җиттеме?
Су коеныр вакыт җиттеме?
Алдагы ял көннәре Башкортстанда эссе булачак, әмма кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз яварга мөмкин.

Бүген, 30 июньдә, яңгырлар көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез +26,+31 градус булуы көтелә.

Иртәгә, 1 июльдә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә +13,+18, көндез +26,+31 градус булачак.

2 июльдә, шулай ук, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, көндез боз яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә +10,+15, көндез +20,+25 градус булачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас