

Башкортстанда аюларның кешеләргә һөҗүм итүенең ике очрагы булган. Бу хакта махсус хезмәтләр хәбәр итә.
28 июнь көнне көндез Ишембай районындагы урманда аю гөмбә җыючыга һөҗүм иткән. Зыян күрүченең аркасы һәм башы яраланган. Ир-егет үзе өйгә кайтып, ашыгыч ярдәм чакырта алган. Әлеге вакытта ул авыр хәлдә.
Шулай ук, Белорет районының Әхмәр авылы янында аю ат эзләгән көтүчегә һөҗүм иткән. Көтүче һөҗүм итүче ерткычтан кача алган. Ир-егет җитди җәрәхәтләр алмаган.
Фото: "Горобзор.ру"