+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июль 2023, 14:54

Күпбалалы гаиләләргә - 30 мең сум акча

Башкортстан Хөкүмәтендә тиешле указга кул куелды. Аларны ничек алырга?

Башкортстан Башлыгы күпбалалы гаиләләр өчен урта махсус уку йортларында уку өчен түләүне компенсацияләү турында законга кул куйды. Төзәтмәләр 8 июльдә үз көченә керәчәк.

Аларга ярашлы, күпбалалы гаиләләргә Башкортстан техникумнарында һәм колледжларында көндезге бүлектә уку бәясенең яртысы кайтарылачак.

Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев өч балигъ булмаган баласы булган гаиләләр һәм 23 яшькә кадәр балалары көндезге формада белем алучы гаиләләр компенсациягә өмет итә ала дип сөйләде.

"Никахта булган, шулай ук тулы дәүләт тәэминатында булган балалар бу очракта чыгарма булып тора", - дип сөйләде парламент спикеры.

Алдан исәпләүләр буенча, компенсация түләүгә елына 74 млн сум тирәсе акча кирәк булачак. Бу чыгымнар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллардагы план чорына республика бюджетын әзерләгәндә исәпкә алыначак.

Гаилә бер балага 30 мең сумга кадәр кайтара алачак.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас