Соңгы көннәрдә Башкортстанның берничә районында көчле давыл котырды.
1 июльдә Дуван районының Арый авылында көчле җил секундына 20 метр тизлеккә кадәр җиткән һәм яшен булган. Бу көнне ашыгыч хезмәтләргә авылдагы мәктәпнең металл түбәсе зыян күргәнлеге турында мәгълүмат килгән. Зыян күрү мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итә.
"Мәктәп эшләми, балалар каникулда. Авария-тергезү эшләре оештырылган, аларны 10 июльгә кадәр тәмамлау планлаштырыла”, - дип хәбәр итәләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә һәм хәлнең контрольдә булуын белдерәләр.
Фото:МЧС по РБ