+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июль 2023, 07:10

Коммуналь түләүләр мәсьәләсе тикшерелде

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында гомумйорт милкен карап-тотуга коммуналь ресурслар өчен түләүне исәпләү белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу турында фикер алыштылар.  

Коммуналь түләүләр мәсьәләсе тикшерелдеКоммуналь түләүләр мәсьәләсе тикшерелде
Коммуналь түләүләр мәсьәләсе тикшерелде

- Агымдагы елның гыйнварыннан 24 июненә кадәр Дәүләт комитетына гражданнардан 9201 мөрәҗәгать килгән, шуларның 605е – күпфатирлы йорттагы биналарның хуҗалары адресына куела торган гомумйорт милкен карап тотуга коммуналь ресурсларны исәпләү мәсьәләсе буенча, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Башкортстан Республикасының Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александра Авдеева республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә хәлне җайга салуга юнәлтелгән чаралар исемлеге эшләнгәнен сөйләде. Шул исәптән, гражданнар, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре белән координацияләнгән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару хакында.
Александра Авдеева аңлатканча, гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга карата 230 күпфатирлы йорт буенча тикшерүләр үткәрелгән, 158 күрсәтмә бирелгән.

Андрей Назаров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетына коммуналь ресурслар өчен түләүне үзгәртү өлешендә гражданнар белән аңлату эшен активлаштырырга, торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетына кулланылган коммуналь ресурслар өчен гражданнарга исәпләүләрнең дөреслеген тикшерүне һәм хокук бозучыларга карата тиешле чаралар күрүне тәэмин итәргә кушты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас