+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 июль 2023, 11:55

Һәлак булган яугирләрнең туганнарына яңа ярдәм чаралары булачак

Башкортстан Хөкүмәте махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең туганнарына шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләсен карады.

Һәлак булган яугирләрнең туганнарына яңа ярдәм чаралары булачакҺәлак булган яугирләрнең туганнарына яңа ярдәм чаралары булачак
Һәлак булган яугирләрнең туганнарына яңа ярдәм чаралары булачак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең туганнарына шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләсе каралды.

— Узган ел махсус хәрби операциядә катнашучыларга шифаханә-курорт хезмәтләрен финанслау һәм күрсәтү тәртибе турында карар расланды. Бу максатларга агымдагы елга республика бюджетында 100 миллион сум акча каралган. Шифаханә-курорт оешмаларына 9,5 миллион сум акча җиткерелгән инде. Быел шифаханә-курортта 156 хәрби хезмәткәр дәваланган. Ярдәм чараларын киңәйтү максатыннан аларны шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең гаилә әгъзаларына да билгеләргә тәкъдим ителә, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская аңлатканча, әлеге ярдәм чарасы Башкортостан Республикасында яшәүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Русия гражданнарына кагыла.

Туганнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү максатыннан үзгәрешләр кертү башлангычы куела. Махсус хәрби операция вакытында хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта, шифаханә-курорт хезмәтен бер тапкыр алу хокукы теркәлгән никахта булган хатынга яки һәлак булган яугирнең әти-әнисенең берсенә күчә дип фаразлана.

Юллама бәясе Башкортстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә 60 200 сум тәшкил итәчәк, шифаханә-курорт дәвалануы дәвамлылыгы 14 календарь көнгә исәпләнгән. Бу ярдәм чарасын алу өчен һәлак булган яугирнең туганына конкурс сайлап алуын узган оешмага мөрәҗәгать итәргә һәм юлламаны броньларга кирәк.

Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар 11 профильле учреждениедә: “Ассы”, Зеленая роща, “Янган-Тау”, “Карагай”, “Красноусольск”, “Танып”, “Йоматау”, “Яктыкүл” шифаханәләрендә, “Березка” ял йортында, “Березка” профилакториенда һәм “Энергетик”  дәвалау-сәламәтләндерү үзәгендә дәвалану уза. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү һәм дәвалау беренче чираттагы бурыч булып тора, шифаханәләр аларны мотлак рәвештә кабул итәргә тиеш, гомум номер фондының 10 проценты резервта тора.

Премьер-министр Андрей Назаров карар проектын хуплады һәм дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгына 1 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгатьләр саны, аларны вакытында карау һәм бу категория гражданнарга бер тапкыр хезмәт күрсәтү буенча мониторинг үткәрергә мөмкинлек бирүче сервис булдырырга кушты.

 

 

Фото: welcometimes.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас