+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Июля 2023, 09:10

“Урман хуҗалыгын үстерү” программасы ничек гамәлгә ашырыла?

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә республика Хөкүмәте утырышында “Урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасын актуальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

“Урман хуҗалыгын үстерү” программасы ничек гамәлгә ашырыла?“Урман хуҗалыгын үстерү” программасы ничек гамәлгә ашырыла?
“Урман хуҗалыгын үстерү” программасы ничек гамәлгә ашырыла?
- Башкортстан урман утырту күләмнәре буенча Идел буе федераль округы буенча 1нче урында һәм агач запаслары буенча 4нче урында тора. Агач утыртылган урманнар өлеше - ил буенча иң зурларның берсе һәм 50 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта ел саен республикада урманнарны торгызу аның юкка чыгуыннан артып китә. Урман фонды җирләрен файдалануда элеккечә агач әзерләү өстенлекле булып кала. Урманнарны торгызу белән беррәттән, без аларны үзләштерүгә акыллы һәм игътибар белән карарга тырышабыз, - диде Андрей Назаров.

Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов үз чыгышында Министрлыкның гамәлгә ашырыла торган “Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы турында сөйләде, ул хәзерге вакытта 2023 елның 2 февралендә Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган “Урман хуҗалыгын үстерү” Русия Федерациясе дәүләт программасы паспортының актуаль редакциясенә туры килә.

Марат Шәрәфетдинов 2022 елда дәүләт программасын гамәлгә ашыруның төп күрсәткечләре турында җентекләп сөйләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас