7-10 июльдә Башкортстан территориясендә ралли тизйөрешле участогының 3 этабы узачак. Узышта катнашучылар Әбҗәлил, Учалы, Баймак, Хәйбулла, Зилаер һәм Зианчура районнарында узачак.
Уфа буенча тантаналы үтү 7 июльдә көтелә. Тантаналы үтү урыны - Зәки Вәлиди урамы 1нче йорт каршындагы автомобиль парковкасы янында. Концерт программасы 18:00 сәгатькә башланачак. Тамашачыларны бию номерлары, мотофристайлерлар чыгышлары, катнашучылар белән фотосурәткә төшү һәм башкалар көтә.
Беренче катнашучының килүе урындагы вакыт белән 20:00 сәгатьтә булачак. Аннары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, катнашучыларның автомобильләре бивуак территориясенә юл тотачак «Уфа-Арена универсаль спорт аренасы» - (Ленин урамы, 114).
2 этап (8 июль) – Әбҗәлил һәм Учалы районнары;
3 этап (9 июль) – Учалы һәм Әбҗәлил районнары;
4 этап (10 июль) - Баймак, Хәйбулла, Зилаер һәм Зианчура районнары.
Раллида катнашучылар һәм оештыручылар - 20дән артык илдән 750 кеше.
Фото: bashinform.ru