

Педагог һәм остаз елы кысаларында 6-7 июль көннәрендә үтәчәк зур чарага Русиянең 50дән артык төбәгеннән ятим балалар оешмаларның 250дән артык җитәкчесе һәм белгече, шулай ук Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Белоруссиядән вәкилләр җыелды.
Съезд кунакларын видеомөрәҗәгать аша Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова, Дәүләт думасы вице-спикеры Анна Кузнецова һәм башкалар сәламләде.
“Соңгы ун елда илдә ятим балалар саны 65 процентка – 96 меңнән 34 меңгә кадәр кимеде. Бу авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә, социаль ятимлекне профилактикалауга, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм алган балаларны гаиләгә урнаштыруга юнәлдерелгән системалы эш нәтиҗәсе”, - дип ассызыклады вице-премьер Татьяна Голикова.
Съезның пленар өлешендә Русия Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковская, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова катнашты.
Съездда чыгыш ясап, Лилия Гомәрова Башкортстанда оештырылган Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы кебек үк ведомствоны федераль дәрәҗәдә булдыру зарурлыгын билгеләп үтте.
- Бүген гаиләдәге иминсезлекне профилактикалау темасы аеруча актуаль, шуңа күрә гаилә һәм балачак мәсьәләләрен координацияләү өчен бердәм ведомство булдыру идеясен без комитетта актив тикшерәбез. Ятим балалар өчен учреждениеләрдә нинди генә идеаль шартлар тудырылмасын, баланы гаиләдә тәрбияләүне бернәрсә дә алыштыра алмаячак, - дип ассызыклады Лилия Гомәрова.
Русия Мәгариф министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковская әлеге съездны үткәрү урыны итеп юкка гына Башкортстанның сайланмавын билгеләде. Республиканың балаларны гаиләгә урнаштыру буенча уңышлы тәҗрибәсе бар (2022 елда 129 бала урнаштырылган), шулай ук барлык учреждениеләр бер ведомствога берләштерелгән. Балалар өчен барлык социаль учреждениеләр эшчәнлеген Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы координацияли.
- Балалар йортларын социаль яклау министрлыгына күчергәндә, без аларның исемен үзгәрттек – хәзер алар Гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәкләре дип атала. Исеме белән бергә, без аларның эш алымнарын да үзгәртә башладык: киңкүләм чаралар үткәрүдән баш тарттык һәм баланың әти-әнисе, туганнары, ятим балаларны тәрбиягә алучы алмаш гаиләләр белән эш алымнарын төзи башладык. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә республиканың ятим балалар оешмаларында 475 бала бар, әмма безнең максат, әлбәттә, бу санны минимумга җиткерү, – дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лира Игътисамова.
Пленар утырыш ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар учреждениеләре белгечләрен Русия Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән тәмамланды.
Аннары съезд кунаклары тәҗрибә уртаклашу максатыннан "Радуга" социаль һәм коррекцион ярдәм үзәге, Республика балалар йорты, Республика гаилә төзелеше үзәге, Республика психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге һәм Уфа шәһәренең "Гаилә" психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге эшчәнлеге белән танышты.