+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июль 2023, 07:55

Сәнәгать туризмы үсеш ала

Башкортстанда сәнәгать туризмы буенча экология өлкәсендә компетенцияләр үзәге ачылачак.

Сәнәгать туризмы үсеш алаСәнәгать туризмы үсеш ала
Сәнәгать туризмы үсеш ала


Мондый беренче федераль үзәк экологик культураны үстерүгә, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре арасында тармак элемтәләрен җайга салуга, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен һөнәри юнәлеш бирү системасын булдыруга юнәлтелгән мәгърифәтчелек һәм белем бирү проектларын гамәлгә ашыру өчен Башкортстанның Благовещен шәһәрендә «Полиэф» базасында барлыкка киләчәк.
Тиешле килешүгә Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «ПОЛИЭФ»ның генеральный директоры Павел Романенко кул куйдылар.
"Башкортстанда сәнәгать туризмы әле үсеш ала гына башлады. Юнәлеш бик перспективалы - безнең республикада күрсәтерлек һәм сөйләрлек нәрсәләр бар. Шуңа күрә планнар да зур. Промтуризмның мәктәп укучыларын һәм яшьләрне һөнәри юнәлеш бирү, безнең предприятиеләргә белгечләр җәлеп итү өчен искиткеч тарих булуын аңлау мөһим", — диде Радий Хәбиров.

Павел Романенко сөйләвенчә, бүген үк предприятиедә эшлекле партнерлар, профильле югары уку йортлары студентлары, балалар, яшүсмерләр һәм гаилә төркемнәре өчен экскурсияләр үткәрелә. Шулай ук инклюзив маршрут эшләнә.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас