26 яшьлек шикләнелүче республиканың өлкән яшьтәге кешеләреннән 1 миллион сумнан артык акча алган.
Кичә Русия Эчке эшләр министрлыгының Мәләвез районы буенча бүлегенең дежур бүлегенә 86 яшьлек пенсионер хатын-кыз үзенә карата кылынган алдау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, гариза бирүчегә стационар телефонга шалтырату килгән. Телефонны алгач, хатын-кыз үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныткан ир-егет тавышын ишеткән. Шалтыратучы пенсионерның кызы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын хәбәр итә. Ялган хезмәткәр хатынны аңа шалтыратмаска күндерә, чөнки хәзер ул полиция бүлегендә дип санала, һәм «җинаять җаваплылыгыннан качар өчен» акча әзерләүне таләп итә. Ул шулай ук акчаны тиздән пенсионер янына киләчәк ир-егеткә тапшырырга кирәклеген дә әйтә. Өлкән яшьтәге хатын шалтыратучының киңәшен тота һәм 345 мең сум күләмендә акча әзерләп куя. Акча салынган пакетны ул курьерга тапшырган.
Тиздән күрше шәһәрдә шундый ук гариза белән Русия Эчке эшләр министрлыгының Күмертау шәһәре бүлегенә 77 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Пенсионерга шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәре шалтыратып, оныгының гаебе аркасында юл-транспорт һәлакәте булганлыгы турында хәбәр итә. Шалтыратучы хатынны курьерга 1 миллион сум акча бирергә күндерә, һәм ул шулай эшли дә.
Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре курьерны тоткарлый. Ул Мәскәү өлкәсендә яшәүче 26 яшьлек кеше булып чыга. Явыз ниятле кеше үз гаебен таныган. Яшь кеше Интернетта өстәмә эш эзләгән һәм курьер эзләү турында белдерү күргән. Эш барышында эш бирүчеләр шикләнелүчегә гражданнарның адресларын бирә, аннан ул акча ала һәм үз «җитәкчеләренә» күчерә. Башкортстанга килгәч, ир-егет торак арендалый һәм зыян күрүчеләргә кадәр таксида йөри, әмма полиция хезмәткәрләре аны эзләп таба ала.
Хәзерге вакытта тоткарланган кешегә карата Русия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шулай ук шикләнелүченең республика территориясендә шундый ук фактларга катнашы барлыгы да ачыклана.
Хөрмәтле гражданнар, чит кешеләр белән сөйләшкәндә уяу булыгыз. Олы яшьтәге туганнарыгызга булган мошенниклык турында сөйләгез! Әгәр дә туганнарыгыз яки танышларыгыз сездән телефон аша акчалата ярдәм сораса, аларга үзегез белгән номерларга шалтыратыгыз. Шулай ук бернинди очракта да үз исеменнән эш итүче очраклы курьерларга акча бирмәгез. Шулай итеп сез үзегезне һәм мөлкәтегезне сакларсыз.
Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: Башинформ