Башкортстанда аномаль эсселек арта. Яңгырлар көтелми. Синоптиклар һава торышын җентекләп фаразлый.
Гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингы буенча төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 июльдә, шимбә көнне, Башкортстан территориясендә явым-төшемсез аяз һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +14,+22 градус булачак. Көндез термометр баганасы +29,+34 градус күрсәтәчәк.
Шундый ук һава торышы 10 һәм 11 июльдә көтелә. Кайбер районнарда көчле җил булырга мөмкин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.