

Белорет районында 3 урман янгыны теркәлгән. Шулай ук Күгәрчен, Белорет, Зилаер һәм Бөрҗән районнарында 60,8 га мәйданда урнашкан 4 учак сүндерелгән.
Белорет районындагы Үзән авылы янында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме 33 кеше һәм 5 берәмлек техника составында эшли. Янгынны сүндерүгә "Ка-32" янгын сүндерү-коткару вертолёты җәлеп ителгән. Инде 200 тоннадан артык суны янгынның куркыныч очрагына 58 тапкыр агызганнар.
Оператив хәл турында туры эфирда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәре Алина Кудряшова сөйләде. Барлык кирәкле чаралар күрелә, вәзгыять контрольдә.
Фото: 02.mchs.gov.ru