+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июль 2023, 07:50

Урманда янгыннар котыра

Белорет районында республика Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгын-коткару вертолеты өченче тәүлек урман янгыннарын сүндерә.

Урманда янгыннар котыраУрманда янгыннар котыра
Урманда янгыннар котыра


Республикада урнашкан эссе һава торышы белән бәйле рәвештә 111,3 гектар мәйданда 7 урман янгыны барлыкка килгән. Шуларның 4се 61 гектар мәйданда Белорет районына туры килә. Аларның иң зурысын янгын сүндерүгә Үзән участок урманчылыгында республика Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман янгын сүндерү формированиеләре, Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе аэромобиль төркемнәре, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты көчләре һәм чаралары җибәрелгән.
Моннан тыш, профессиональ бүлекчәләр белән беррәттән, урындагы халык һәм волонтерлар да зур ярдәм күрсәтә.
Урында оператив штаб урнаштырылган.
Торак пунктларга куркыныч юк. Хәлне контрольдә тоталар. Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының "Ка-32" вертолеты барыр юл булмаган янгын чыганакларына су ташлый. Барлыгы 200 тоннадан артык күләмдә 58 ташлау башкарылган.
Бүген тагын 120 тонна ташларга ниятлиләр.
Эш дәвам итә.
2023 елның янгын хәвефсезлеге чоры башланганнан бирле 1451,34 гектар мәйданда 121 урман янгыны чыккан.

Хөрмәтле гражданнар!
Урманнарда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәүнең мөһимлеген истә тотыгыз!
Урманны уттан саклагыз!

Фото: Ксения Калинина

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас