+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июль 2023, 04:20

Аномаль эсселек чигенә...

Тик озаккамы?

Аномаль эсселек чигенә...Аномаль эсселек чигенә...
Аномаль эсселек чигенә...
Башкортстанда эсселек әкренләп кими башлаячак. Мәсәлән, “Башгидрометүзәк” фаразлары буенча, бүген, 12 июльдә, термометр баганалары көндез +25,...+30 градус күрсәтәчәк. Урыны белән яңгыр, көчле яңгыр һәм яшен көтелә, көчле җил булуы ихтимал.

Иртәгә, 13 июльдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Һава температурасы +22,...+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыннарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы ихтимал. Җил урыны белән көчле исәчәк.

Җомга, 14 июльдә, янә кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Җилнең көчәюе фаразлана. Көндез һава температурасы +19,...+24 градуска кадәр җылы булачак.

Билгеле булуынча, республикада 10 июль күзәтү тарихында иң эссе көн булды. Уфа-Дим аэрологик станциясе буенча һава температурасының абсолют максимумы ябылган, ул +39,4 градус (2020 елда +35,0) тәшкил иткән.

 
Фото: neelov.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас