+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июль 2023, 16:25

Республикада янгыннар котыра

Бүген 18:00 сәгатькә булган мәгълүмат.

Республикада янгыннар котыраРеспубликада янгыннар котыра
Республикада янгыннар котыра

Башкортстан Республикасы территориясендә 414,5 га мәйданда 8 урман янгыны чыккан, шулардан 391 га мәйданда 4 учак кала, 23,5 га мәйданда 4 учак локальләштерелгән. Урман янгыннарын сүндерүгә 335 кеше һәм 88 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Узган тәүлектә 2,3 гектар мәйданда 1 урман янгыны теркәлгән. Ә Зилаер районы Дмитриевка авылындагы 2,3 га мәйданда котырган янгын сүндерелгән.

Белорет районында урман янгыннарын сүндерү буенча хәл җиңел түгел. Җилнең секундына 25 метрга кадәр көчәюе аркасында янгын актив тарала башлый. Бер тәүлек эчендә аның мәйданы 320 гектарга кадәр арта. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелеге карары буенча, торак пунктларны саклау өчен Уфадан Баш идарәнең 190 кеше һәм 45 берәмлек техникадан торган аэромобиль төркеменең икенче эшелоны чыга.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас