Бүген, 13 июльдә, төнге сәгать берләр тирәсендә Күгәрчен районының Воскресенское авылында юл-транспорт һәлакәте булган, анда бер кеше һәлак була. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов сөйләгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, күрше поселокта яшәүче 17 яшьлек егет, «Лада Приора» автомобиле белән идарә иткәндә, юлның сул як читеннән барган 20 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Ул юл һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән.
Балигъ булмаганның машина йөртү таныклыгы юк һәм ул исерек хәлдә булган. Тикшерү нәтиҗәсе сулыш алган һавада 0,403 мг/л алкоголь тәшкил итә.
Үсмергә машинаны 29 яшьлек хуҗасы биргән, ул шулай ук транспорт салонында пассажирлар утыргычында булган. Аның да исерек булуы ачыкланган.
Авария факты буенча тикшерү башланган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы