+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 июль 2023, 13:42

Эссе көннәр кире кайтамы?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Эссе көннәр кире кайтамы?Эссе көннәр кире кайтамы?
Эссе көннәр кире кайтамы?

Башкортстанда яңгырлы һава торышы көтелә. Алдагы өч көнгә һава торышы фаразы белән "Башгидромет" синоптиклары таныштырды.

Төбәк метеохезмәте мәгълүматлары буенча, 14 июльдә кыска вакытлы яңгырлар, яшен булачак. Алдагы ике көндә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшеннәр дә көтелә.

Төнлә һава температурасы +8, +13 градус тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганасы +18, +23 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

15 һәм 16 июльдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы +9, +14 градус булачак. Көндез һава +20, +25 градуска кадәр җылыначак.

Бу көннәрдә көчле җил булуы ихтимал..

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас