+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 июль 2023, 09:25

Социаль туклану өлкәсендә таләпләрнең бердәм системасы расланды

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында социаль туклану өлкәсендә бердәм таләпләр системасы расланды.

Социаль туклану өлкәсендә таләпләрнең бердәм системасы расландыСоциаль туклану өлкәсендә таләпләрнең бердәм системасы расланды
Социаль туклану өлкәсендә таләпләрнең бердәм системасы расланды

 

- Бүген мәктәп туклануын оештыру ягыннан Башкортстан Республикасының тәҗрибәсе илдә иң яхшысы дип танылды. Хәзерге вакытта төбәктә туклану хезмәтләре күрсәтүче 4 меңгә якын социаль өлкә оешмасы эшли. Узган ел без социаль туклануны оештыру турында республика законын кабул иттек. Документ белем бирү оешмаларында, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү оешмаларындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала, – диде Андрей Назаров.
Республика Хөкүмәте тарафыннан социаль туклануны оештыру тәртибен раслау, шулай ук аны бирү сыйфатын мониторинглау турында законга буйсынучы актлар кабул ителде.
Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев үз чыгышында социаль туклану өлкәсенең хәзерге хәле закон дәрәҗәсендә халыкның социаль төркемнәрен югары сыйфатлы баланслы һәм куркынычсыз туклану белән тәэмин итүнең бердәм хокукый, икътисади һәм оештыру нигезләрен билгеләүне таләп итә, дип ассызыклады.

Шундый карарларның берсе-Башкортстан Республикасында социаль туклануны оештыруга куелган Бердәм таләпләрне билгеләү. Документ белем бирү оешмаларында, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында туклануны оештыру тәртибен системалаштыра һәм билгели, шул исәптән махсус оешмаларның товарлар китерү, эшләр башкару, социаль туклануны оештыру өчен кирәкле хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга тигез шартлар булдыруга кагылышлы таләпләрне билгели.

Бердәм таләпләр системасы — киңәшләр җыелмасы. Алар оештыручылар тарафыннан махсус оешмаларны сайлау тәртибенә, социаль туклануны оештыру, һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча азык-төлек тәэмин итүчене билгеләү процедураларын үткәрүгә, оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә социаль туклануны оештыруның сыйфатын контрольдә тотуга һәм заказчының дәүләт (муниципаль) контрактын үтәү кысаларында дәгъва эшен алып баруга кагыла.

Документта аерым категория гражданнарны туклану белән тәэмин итү чыгымнарын финанслау ысулларына һәм формаларына, ризыклар әзерләүнең технологик процессына һәм азык-төлек блокларының технологик җиһазлары белән җиһазландырылуына, технологик процессны кадрлар белән тәэмин итүгә, шулай ук персоналның хезмәт шартларына аерым игътибар бирелә.

Моннан тыш, ул белем бирү оешмаларында укучылар һәм тәрбияләнүчеләр өчен хезмәт күрсәтүче җәмәгать туклануы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларын үз эченә ала.

Министрлар Кабинеты башлыгы каралган Хөкүмәт карары проектын хуплады һәм сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына социаль туклануны оештыруда дәүләт-шәхси партнерлык механизмын куллану мөмкинлеген эшләргә кушты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас