Башкортстанда 23 июльдә 14 яшьлек Диана Хәсәнова хәбәрсез югалган. «БашРегионСпас» эзләү-коткару отряды хәбәр иткәнчә, яшүсмер Уфада яисә Иглиндә булырга мөмкин.
Кызның билгеләре: буе 164 сантиметр, ябык гәүдәле, чәче кара, күзләре яшел төстә. Югалган көнне ул кара футболка, көрән чалбар, ак аяк киеме кигән булган.
Мәктәп укучысының кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия һәркемнән 8-937-3-102-112, яки 112 номерлары буенча хәбәр итүне сорыйлар.
Фото: Горобзор.ру