Дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары, муниципалитетлар белән килешү буенча эшләүче аларга буйсынучы оешмалар һәм предприятиеләр файдалана торган пилотсыз очу аппаратлары өчен искәрмә ясала. Шулай ук, пилотсыз очкычларны Башкортстан Республикасы оператив штабы каршындагы махсус төркем белән килештереп кулланырга мөмкин.
Пилотсыз очу аппаратларын куллануны гражданнар һәм юридик берәмлекләр тарафыннан килештерү махсус тәртиптә узачак.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битендә республикада пилотсыз очу аппаратларын куллануга багышланган пост бастырды.
“Потенциаль куркыныч белән бәйле рәвештә, Русиянең кайбер субъектларында пилотсыз очкычларның очышларын тыю турында карар кабул ителде. Республикада, шулай ук, очу аппаратлары статусын билгеләү, аларны лицензияләү һәм, иң мөһиме - торак пунктлар чикләре эчендә махсус рөхсәтсез очышларны тыю кирәклеге турында мәсьәлә тора", - дип язган ул.
Константин Толкачев хәбәр иткәнчә, перспективада без дроннарны төрле категорияләргә бүләргә, аларны пилотлауга таныклыклар бирергә, алардан файдалану эшчәнлеген лицензияләргә тиеш булачакбыз.
Фото: bashinform.ru