

Профильле министрлыклар һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре Уфа хакимияте вәкилләре белән берлектә төбәк башкаласында яңа объектларны проектлау һәм тергезү, шулай ук территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шәһәр юл һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе башкаланың тарихи үзәгендә Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү барышы турында сөйләде.
Бүгенгә булган мәгълүматларга караганда, биредә өлешчә инженерлык челтәрләрен үзгәртеп төзегәннәр һәм киң тротуарлар, ял итү һәм сәүдә-күңел ачу йортлары эше өчен мәйданчыклар булган җәяүлеләр зонасын төзүгә керешкәннәр. Моннан тыш, бу территориядә тарихи кыйммәткә ия артефактлар эзләүче археологик казынулар алып барыла.
Октябрь революциясе урамын реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамлангач, транспорт хәрәкәте һәр якка бер полоса буенча оештырылачак. Планнарда - трафикны 2023 ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрергә. Аннары икенче этап кысаларында йортларны реставрацияләүгә керешәчәкләр.
Башкортстан Башлыгы урамны яңартуга комплекслы якын килү зарурлыгына игътибарны юнәлтте.
- Уфа халкы һәм кунаклары өчен уңайлы җәмәгать киңлеге булдыру өчен барлык эшләрне дә тизрәк җентекләп башкарырга кирәк, - диде Радий Хәбиров.