+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июль 2023, 15:26

Исерек водитель турында кая хәбәр итәргә?

Шушы һәм башка сорауларга Баш инспектор Владимир Севастьянов җавап бирәчәк.

Исерек водитель турында кая хәбәр итәргә?Исерек водитель турында кая хәбәр итәргә?
Исерек водитель турында кая хәбәр итәргә?

Юлларда көн саен әллә никадәр кеше һәлак була һәм имгәнә. Еш кына мондый фаҗигаләргә руль артына спиртлы эчемлек кулланып утыру китерә.

Машина йөртүчеләрне руль артын эчеп утырудан ничек туктатырга? Юлда исерек водитель очраса, кая хәбәр итәргә? ЮХХДИнең аноним чаты кайда эшли? Һәм комбинацияле экипажлар ни өчен төзелгән?

Шушы һәм башка сорауларга җаваплар - 26 июльдә 15:00 сәгатьтә. "Россия" медиаүзәгендә Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе башлыгы Владимир Севастьяновның матбугат конференциясе узачак. Туры трансляцияне "Башкортостан 24" телеканалы алып барачак.

Фото: tvernews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас