+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июль 2023, 17:52

"Росгвардия" Башкортстан белән хезмәттәшлеккә зур өметләр баглый

Бүген Башкортстан Республикасы йортында Радий Хәбиров Русия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы башлыгы Сергей Просяник белән очрашты. Ул бу вазыйфага быел июньдә билгеләнгән иде.

"Росгвардия" Башкортстан белән хезмәттәшлеккә зур өметләр баглый"Росгвардия" Башкортстан белән хезмәттәшлеккә зур өметләр баглый
"Росгвардия" Башкортстан белән хезмәттәшлеккә зур өметләр баглый

Көн тәртибендә - "Росгвардия" бүлекчәләренең матди-техник базасын үстерү һәм республика хакимияте органнары белән хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Сергей Просяникны югары вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм яңа постта һөнәри уңышлар теләде.

- Без округ белән тыгыз эшлибез. Бездә "Росгвардия"нең зур идарәсе, эшкә бик сәләтле, эшлекле. Без үзара аңлашып, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз, - диде Радий Хәбиров. - Русия гвардиясе белән берлектә республика Салават Юлаев исемендәге ирекле батальон формалаштыруны хуплады. Ул махсус хәрби операция бурычларын уңышлы үти. Командирлар безнең бүлекчәнең эшен югары бәяли.

- Салават Юлаев батальоны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, сугышчылар бик яхшы әзерлек узган. Һәм без республикага ярдәмнәре өчен рәхмәтле, - дип билгеләде Сергей Просяник.

Очрашуда республика Башлыгы һәм "Росгвардия"нең Идел буе округы гаскәрләре командующие Башкортстанда махсус билгеләнештәге көчләрне әзерләү буенча укыту үзәген төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Республика аны урнаштыру өчен мәйданчык сайларга һәм бирергә әзер.

- Без бу башлангычны тулысынча хуплыйбыз. "ЦРосгвардия" бу үзәккә зур өметләр баглый, - дип белдерде Сергей Просяник.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас