+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Июля 2023, 15:50

Башкортстан - сәламәтлек саклау өлкәсендә санлаштыру лидеры!

Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачев "Акыллы шәһәр - Акыллы ил" форумы кысаларында оештырылган "Сәламәтлек саклауның санлы трансформациясе" стратегик сессиясе эшендә катнашты. Чарада Башкортстан - телемедицина, ясалма интеллектның яңа технологияләре өзлексез кертелә торган төбәк дип танылды.

Башкортстан - сәламәтлек саклау өлкәсендә санлаштыру лидеры!Башкортстан - сәламәтлек саклау өлкәсендә санлаштыру лидеры!
Башкортстан - сәламәтлек саклау өлкәсендә санлаштыру лидеры!

Стратегик сессиядә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, төбәкләрдән профильле министрлык вәкилләре, IT-технологияләр өлкәсендә белгечләр, әйдәп баручы медицина учреждениеләренең баш табиблары катнашты. Алар сәламәтлек саклауны санлаштырудагы гамәлдәге трендлар һәм авырлыклар, медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән заманча технологияләр турында фикер алышты, шулай ук санлы экосистемаларның үсеш мөмкинлекләрен, тенденцияләрен һәм перспективаларын карады.

- Русиянең IT-тармагы сәламәтлек саклау өлкәсенә нәтиҗәлерәк система эшләргә, табибларга ярдәм итәргә, пациентлар белән нәтиҗәле коммуникация урнаштырырга мөмкин булган заманча инновацион чишелешләр тәкъдим итәргә мөмкин. Киләсе елда безне зур уңышлар көтә. Бер мисал китерәм. 2019 елда без бердәм системада 4 миллион медицина документын теркәдек. Хәзер без көненә 3 миллион документны терки алабыз. Һәм бу әле чик түгел. Бик зур мәгълүмат массивы структуралы төргә күчә, димәк, бу ясалма интеллект өчен яңа мәгълүматлар, алар табиблар һәм пациентлар өчен яңа сервислар булдырырга ярдәм итәчәк. Инновацияләр безнең тормышка көн саен килә, - диде Павел Пугачев.

Айрат Рәхмәтуллин бүген госпитализациягә юнәлеш алырга, ташламалы даруларга рецепт рәсмиләштерергә, табиб-белгеч белән телемедицина консультациясе узарга мөмкин булган санлы ФАПлар эше турында сөйләде.

- Авылда медицина үсеше - безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе, чөнки авыл җирлегендә республика халкының 40 процентка якыны яши. Хәзерге вакытта без ясалма интеллект кулланып диагностикалау өчен мәгълүмати системалар эшләү, пациентларның торышына өзлексез мониторинг ясау системаларын булдыру, табиб карарларын кабул итүгә ярдәм итү системаларын кертү өстендә эшлибез, - дип билгеләде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры.

Белгород өлкәсенең санлы үсеш министры Сергей Четвериков «Электрон рецепт» проекты турында сөйләде. Бу - электрон рецептлар платформасын керткән беренче төбәкләрнең берсе.

Ә «СберЗдоровье» компанисенең төбәк җитәкчесе Виктор Бабиков сервис эше турында сөйләде. Проектның сайтында яки мобиль кушымтасында халык табибларны, диагностика үзәкләре табарга, табиб белән теләсә кайсы вакытта телемедицина консультациясе узарга, кабул итүгә һәм диагностикага язылырга, "Медсоветник" сервисыннан файдаланырга, сәламәтлекне читтән торып мониторинглауга кушылырга мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас