

Көн тәртибендә - хөкем ителгәннәр өчен холык төзәтү үзәкләре эшен оештыру, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) учреждениеләренең җитештерү секторын киңәйтү, федераль хезмәтнең республика идарәсе предприятиеләрендә товарлар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү күләмнәрен арттыру.
Әлеге чараларның төп бурычы - хөкем ителгәннәрне эш белән тәэмин итү, яңа һөнәрләргә өйрәтү, шулай ук азат ителгәннән соң аларны эшкә урнаштыру өчен шартлар булдыру.
Радий Хәбиров элеккеге хөкем ителгәннәрне социаль адаптацияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга республика территориясендә төзәтү үзәкләре булдыру, шулай ук дәүләт һәм муниципаль заказларны Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте продукциясенә һәм хезмәтләренә урнаштыру мәсьәләсен эшләүне йөкләде.
Фото: glavarb.ru