+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 июль 2023, 15:48

Халыкара форумның пленар утырышы үз эшен башлады

Шәһәрләрнең үсешенә һәм санлы трансформациясенә багышланган «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» IV Халыкара форумының пленар утырышында катнашучылар санлаштыруның төп трендлары турында фикер алышты.

Халыкара форумның пленар утырышы үз эшен башладыХалыкара форумның пленар утырышы үз эшен башлады
Халыкара форумның пленар утырышы үз эшен башлады

Форумның пленар утырышы "Торатау" Конгресс-холлының концерт залында узды. Башта Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков мөрәҗәгатьләре укылды. Форумда катнашучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.

Үзенең сәламләү чыгышында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков билгеләп үткәнчә, заманча мәгълүмат технологияләреннән башка безнең җәмгыятьнең тотрыклы үсешен һәм тиешле инфраструктураны күз алдына да китереп булмый.

- "Акыллы шәһәр — Акыллы ил" IV Халыкара форумы - алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм аны үз территорияләрендә гамәлгә кертү өчен уникаль мөмкинлек. Безгә аеруча үсешнең федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә генә түгел, ә гомумән илдә дә күзәтелүе мөһим. Моннан тыш, форум барышында без яңа инициативалар һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге алачакбыз. Чарада катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле эш, файдалы танышулар һәм яңа идеяләр телим, - диде Александр Куренков.

Искәртеп узабыз, "Акыллы шәһәр — Акыллы ил" проекты Русия Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2018 елдан башлап "Торак һәм шәһәр мохите" һәм "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Форумның эшлекле программасы территорияләрнең тотрыклы үсеше өлкәсендәге актуаль трендларга һәм инновацияләргә багышланган. Катнашучылар анда үз проектларын тәкъдим итә һәм төрле тармак белгечләре белән тәҗрибә уртаклаша.

Фото: resbash.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас