

Очрашуда фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук инновацион проектларны бергәләп гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
- Татарстан - безгә тугандаш төбәк. Безнең республикаларның Фәннәр академияләре үзара тыгыз элемтәдә тора. Безнең тикшеренүләр һәм эшләнмәләрнең охшаш юнәлешләре, уртак эшчәнлекне үстерүнең зур потенциалы бар. Шуңа күрә бүгенге очрашу, һичшиксез, безнең киләчәк интеграциягә ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Узган атнада Русия Хөкүмәте дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләренең (НОЦ) Русия рейтингын тәкъдим итте. Безнең НОЦ аның лидерлары рәтенә керде. Һәм тәҗрибә алмашу бу җәһәттән безнең республикалар өчен файдалы булачак.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты шулай ук төбәкара багланышларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
- Безнең фәнни даирәләр, предприятиеләр һәм оешмалар һәрвакыт бер-берсе белән аралашып эшләделәр. Без бергә күп кенә мәсьәләләрне хәл иттек, шул исәптән тарих, тел һәм мәдәният, тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә. Яңа технологияләрне гамәлгә кертү өчен кооперация элемтәләре төзелде, - диде Рифкать Миңнеханов. - Башкортстан һәм Татарстан, безнең халыклар - бердәм. Без һәрвакыт бу алымны хуплыйбыз.
Фото: glavarb.ru