+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 июль 2023, 07:35

Радий Хәбиров тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

26 июльдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия тикшерү органнары хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул 25 июльдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1713 елда Пётр I Тикшерү канцеляриясе төзү турында указ чыгара.

Радий Хәбиров тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладыРадий Хәбиров тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Радий Хәбиров тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Төбәк җитәкчесе илнең Тикшерү комитетының республика Тикшерү идарәсенең шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аның хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Сезне Русия тикшерү органнары хезмәткәре көне белән котлыйм. Сезнең эшегез бик катлаулы. Хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт.
Русия Тикшерү комитетының республика Тикшерү идарәсен югары бәяләвен ишетү безгә бик күңелле. Бүген ул - Идел буе федераль округында иң яхшыларның берсе. Бу - сезнең хезмәтегез. Моның өчен бик зур рәхмәт!
Сездә, чыннан да, зур йөкләнеш. Бу - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. Шунысы куанычлы: күп кенә резонанслы җинаятьләр ачыла. Һәм бу безнең халык өчен бик мөһим, - диде Радий Хәбиров.

Тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән, шулай ук, Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм республика прокуроры Игорь Пантюшин котлады.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас