Уфада юл төзүчеләре “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тагын бер масштаблы проектны тормышка ашыра – Шакша бистәсе янында Караидел елгасы аша автомобиль күперен капиталь ремонтлауга керешәләр. Хәзерге вакытта ул авария хәлендә һәм, белгечләр аңлатканча, төзелеш-монтаж эшләрен уздыруның төп максаты - аны норматив-техник таләпләргә ярашлы хәлгә китерү.
2023 елның 31 июленнән 2025 елның 28 февраленә кадәр күпернең ике юл полосасы (дүрттән) бер юнәлештә автотранспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Моннан тыш, капиталь ремонт чорында күпердә йөк автомобильләре узу ике юнәлештә дә тулысынча чикләнә. Йөк транспортына шәһәргә керү М-5 Самара - Уфа - Чиләбе федераль трассасы – Нагаево шоссесы/Ырынбур тракты аша мөмкин (кире юнәлештә шундый ук маршрутны кулланырга була).
Шәһәргә керү һәм аннан чыгу өчен бу юнәлештә автотранспорт хәрәкәте өчен кыенлыклар булуы мөмкин, чөнки күпер корылмасы Уфаның төньяк бистәләреннән «Урал» М-5 федераль трассасына автомобиль чыгуны тәэмин итә. Әмма бу мәҗбүри чаралар юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәм төзүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Шәһәр хезмәтләре сәфәрләрне планлаштырганда күпердә хәрәкәт ябылуын исәпкә алырга киңәш итә!”, - дип хәбәр итә Уфа шәһәре хакимиятенең рәсми сайты.
Фото: bashinform.ru