+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июль 2023, 16:49

Ирек Фәйзуллин: "Башкарылган эш масштаблары сокландыра!"

Бүген Уфага эш сәфәре вакытында Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында һәм Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) булдылар.

Ирек Фәйзуллин: "Башкарылган эш масштаблары сокландыра!"Ирек Фәйзуллин: "Башкарылган эш масштаблары сокландыра!"
Ирек Фәйзуллин: "Башкарылган эш масштаблары сокландыра!"

Биредә алар Русия Герое, легендар комдив Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Скульптура композициясе узган елның 11 октябрендә Республика көнендә ачылды. Ул 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командирына, аның атаклы атлыларына һәм Ватанны саклаучыларның барысына багышланган.

Алга таба Республика белән идарә итү үзәгендә Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең төзелеш комплексын һәм коммуналь инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" уздырдылар. Ирек Фәйзуллин республиканың төзелеш тармагы үсеше дәрәҗәсен югары бәяләде.

- Барлык программаларны сез билгеләнгән срокларда һәм максатлы күрсәткечләргә ирешү белән башкарасыз. Аларны тормышка ашыруда алга таба да уңышлар телим. Башкортстанда шәһәр төзелеше потенциалы үсеш ала, без торак төзү буенча уңай динамика күрәбез. Гомумән, сез барлык юнәлешләрдә дә уңышлы эшлисез, - диде Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.

Радий Хәбиров Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына республикага ярдәм иткәне, региональ төзелеш проектларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, Башкортстан инфраструктураны үстерү һәм модернизацияләү өчен барлык федераль инструментларны актив куллана.

- Без Русия Төзелеш министрлыгына төзүчеләргә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле. Без сезнең белән бик нәтиҗәле, системалы нигездә эшлибез. Без дә сынатмабыз, - диде Радий Хәбиров.

Киңәшмә башланыр алдыннан Ирек Фәйзуллин ЦУРның структурасы һәм мөмкинлекләре белән танышты. Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры республикада чүп-чарны чыгару өчен тарифлар һәм бәяләр белән кызыксынды. Исегезгә төшерәбез, тарифлар - Идел буе федераль округында иң түбәннәрнең берсе. Моннан тыш, ЦУРда Ирек Фәйзуллин Башкортстанның Үсеш корпорациясе һәм Стратегик эшләнмәләр үзәге эшчәнлеге белән танышты.

- ЦУР - күркәм объект. Русия төбәкләренә мондый алымны карарга һәм аның ничек булдырылуын һәм эшләвен анализларга кирәк. Сез башкарган эшнең масштаблары белән тәэсирләнәм. Сәнәгать ягыннан алга киткән, экологик чиста төбәк территориясендә җитди бурычлар гамәлгә ашыручы республика Башлыгына һәм бөтен командага уңышлар телим, - диде Ирек Фәйзуллин.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас