+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июль 2023, 14:05

Ирек Фәйзуллин һәм Радий Хәбиров Уфада объектлар белән таныштылар

27 июльдә Уфа буенча эш сәфәре вакытында Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа социаль һәм төзелә торган объектларда булдылар.

Ирек Фәйзуллин һәм Радий Хәбиров Уфада объектлар белән таныштыларИрек Фәйзуллин һәм Радий Хәбиров Уфада объектлар белән таныштылар
Ирек Фәйзуллин һәм Радий Хәбиров Уфада объектлар белән таныштылар

Инорс бистәсендә федераль ведомство җитәкчесе һәм республика Башлыгы 1650 урынлык 51нче мәктәптә - Идел буе федераль округында иң зур уку йортында булдылар. Аны быел мартта төзеп бетерделәр.

Ирек Фәйзуллин һәм Радий Хәбиров уку сыйныфларын, медицина пунктын, ашханә һәм спорт залларын карадылар. Уку йортында белем бирү процессын оештыру һәм балаларны һәрьяклап үстерү өчен заманча җиһазлар урнаштырылган. Уку сыйныфларындагы мебель республикада җитештерелгән. Җиһазлауга барлыгы 231 млн. сум акча юнәлтелгән.

Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, уку үзәгенең мәртәбәле кунаклары китабында язу калдырып, укучыларга һәм укытучыларга уңышлар теләде.

- Мәктәп яхшы эшләнгән. Һәм объект үзе дә бик матур - мин моны төзүче буларак әйтәм. Балалар биредә яхшы шөгыльләнсеннәр, - диде Ирек Фәйзуллин тикшерү нәтиҗәләре буенча.

Аннан соң Ирек Фәйзуллин һәм Радий Хәбиров үткән айда гына төзекләндерүдән соң ачылган "Нефтехимик" мәдәният һәм ял паркында булдылар. Башкаланың иң өлкән рекреацион зоналарының берсенә нигез 1947 елда салынган. Быел Русия көненә төбәк җитәкчесе башлангычы белән биредә территорияне реконструкцияләү һәм төзекләндерү буенча масштаблы проект тәмамланды.

Шулай ук Ирек Фәйзуллин һәм Радий Хәбиров Уфаның Көрәш сарае төзелеше мәйданчыгында булдылар. Бу - төбәк башкаласының 450 еллыгына юбилей объектларының берсе, ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк. Федераль ведомство җитәкчесе һәм республика Башлыгы төзелешнең барышы һәм объектның архитектура-планлаштыру карарлары белән таныштылар.

Көрәш сарае мәйданчыгында Ирек Фәйзуллин һәм Радий Хәбиров Башкортстан төзүчеләренә ведомство дәүләт бүләкләрен тапшырдылар һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Русиядә төзүчеләр көне 13 августта билгеләп үтеләчәк.

- Без бик матур объектта. Әлбәттә, бу - халыкара дәрәҗәдәге үзәк, ул ярышларны Башкортстан спортчыларына һәм халкына шатлык белән кабул итәчәк, - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. - Билгеләнгән вакытта һәм килешенгән сыйфат белән Көрәш сарае төзелешен уңышлы тәмамлауны телим.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас