

Көн тәртибендә - федераль Төзелеш министрлыгы белән төбәк Хөкүмәте арасында хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук республика территориясендә, шул исәптән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү.
Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Башкортстанның торак, инфраструктура һәм социаль объектларны сафка кертү буенча алдынгы позицияләрен билгеләп үтте. Беренче яртыеллыкта Башкортстанда торак тапшыру күләме 1,57 млн кв. м. тәшкил иткән, бу, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,6 процентка күбрәк.
Очрашуда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектына керә торган «Стимул» программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. Аның бурычы - бюджет инвестицияләре ярдәмендә торак төзү мәйданчыкларында социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзүне стимуллаштыру.
Гомумдәүләт проектның тагын бер юнәлеше - "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты. Быел аның буенча 122 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: федераль проект кысаларында уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсының чираттагы этабы узды, җиңүчеләр арасына Баймакта һәм Ишембай районының Верхотор авылында территорияләрне төзекләндерү концепциясе керде. Аларны гамәлгә ашыру өчен республика 138 млн сум алачак.
Фото: glavarb.ru