+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июль 2023, 12:00

Радий Хәбиров: “Квалификацияле белгечләр әзерләү өчен барысын да эшлибез”

Башкортстанда предприятиеләр арасында яңа югары технологияле производстволар кертү аркасында квалификацияле кадрлар өчен көндәшлек үсә. Әмма төбәктә эшкә урнаштыру мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк, дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Акыллы шәһәр - Акыллы ил" форумының икенче көнендә.

Радий Хәбиров: “Квалификацияле белгечләр әзерләү өчен барысын да эшлибез”Радий Хәбиров: “Квалификацияле белгечләр әзерләү өчен барысын да эшлибез”
Радий Хәбиров: “Квалификацияле белгечләр әзерләү өчен барысын да эшлибез”


"Төгәл әйтә алам, якын арада эшкә урнашу белән проблемалар булмаячак. Предприятиеләр арасында хезмәт ресурслары өчен җитди көндәшлек бара инде. Бу җитештерүгә киләчәк яшьләр өчен бик яхшы.

Безнең урта һөнәри белем бирү программасы да бар. Без колледжларның матди базасын - остаханәләрне, тулай торакларны, уку классларын яңартабыз, заманча яшьләр социаль-спорт инфраструктурасын булдырабыз. Кирәкле югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен барысын да эшлибез», - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас