-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль 2023, 19:41

Радий Хәбиров һәм Ирек Фәйзуллин Нефть химиячеләренең ял паркында булдылар

27 июльдә Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада Нефть химиячеләренең мәдәният һәм ял паркында булдылар. 

Радий Хәбиров һәм Ирек Фәйзуллин Нефть химиячеләренең ял паркында булдылар
Радий Хәбиров һәм Ирек Фәйзуллин Нефть химиячеләренең ял паркында булдылар

Парк реконструкциядән соң Русия көне һәм Уфага нигез салынуга 449 ел тулу көнендә - агымдагы елның 12 июнендә ачылды. Мәйданчыкта яшелләндерү эшләре башкарылды, җәяүлеләр һәм велосипед юллары салынды, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды. Моннан тыш, проект кысаларында паркка керү юлында тарихи арка тергезелде.

Территорияне яшелләндерүгә зур игътибар бирелгән: 68 мең квадрат метр газон тәртипкә китерелгән, 370 агач, 2 меңнән артык куак, шулай ук чәчәк атучы үсемлекләр утыртылган. Яшеллекләрне тәрбияләү өчен автомат су сибү системасы эшли, 61 камералы видеокүзәтү системасы, шулай ук яңа яктырту, радиотапшырулар системасы һәм Wi-Fi урнаштырылган. Бу хакта "Республика Башкортостан" газетасы хәбәр итә.

Фото: resbash.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: