+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июль 2023, 17:55

Уфа Русиянең иң яхшы 5 "акыллы шәһәре" исемлегенә керде

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә яза.

Уфа Русиянең иң яхшы 5 "акыллы шәһәре" исемлегенә кердеУфа Русиянең иң яхшы 5 "акыллы шәһәре" исемлегенә керде
Уфа Русиянең иң яхшы 5 "акыллы шәһәре" исемлегенә керде

Русия Федерациясе Төзелеш министрлыгыннан IQ-шәһәрләре индексы лидерлары рейтингы нәтиҗәләре Башкортстан башкаласында уза торган "Акыллы шәһәр — Акыллы ил" форумында яңгырады. Уфа "Иң зур шәһәрләр" категориясендә лидер булды. Безнең белән бергә иң яхшылар исәбенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Красноярск керде.

"Бу көннәрдә "Акыллы шәһәр — Акыллы ил" IV Халыкара форумын юкка гына кабул итмибез. Башкортстан шәһәрләрне төзекләндерүгә, уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирә. Шул ук вакытта без санлы чишелешләрне дә кертергә тырышабыз. Бу - безнең тормышыбызның мөһим өлеше," - дип яза Радий Хәбиров.

Республика башкаласында Ирек Фәйзуллин кайбер төзелеш мәйданчыкларында һәм объектларында да булды, шулай ук шәһәрләрне үстерү һәм санлы трансформацияләү буенча IV Халыкара форумның пленар утырышында катнашты. Пленар утырыш темасы - "Акыллы уңайлы шәһәр мохите". Катнашучылар аны формалаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Федераль төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры заманча шәһәр киңлеге элементларына үз карашы белән уртаклашты. Ә Башкортстан Башлыгы фикеренчә, "акыллы шәһәр" фәлсәфәсе - барыннан да элек перспективага караш һәм идеаль модельләргә омтылыш.

Дискуссия кысаларында форум белгечләре төрле өлкәләрдә шәһәр хуҗалыгын үзгәртеп коруның актуаль темалары буенча чыгыш ясады. Пленар утырыш азагында санлаштыру индексы буенча илнең IQ-шәһәрләре рейтингы тәкъдим ителде. Уфа Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Красноярск белән беррәттән "Иң зур шәһәрләр" номинациясендә беренче бишлеккә керде.

Журналистлар белән әңгәмәдә Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумга һәм Уфа буенча эш сәфәренә нәтиҗә ясадылар.

- Биредә без торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итүне интеллектуальләштерүдә бик актив эш күрдек – шәһәрдә дә, муниципаль районнарда да. Бу эш өчен Радий Фәрит улы Хәбиров командасына, төзүчеләргә һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә, - диде Ирек Фәйзуллин.

Республика Башлыгы үз чиратында Русия Төзелеш министрлыгының Башкортстанның шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәмен билгеләп үтте.

Фото: социаль челтәрләрдән, glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас