+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июль 2023, 18:55

Эксплуатация - төзелештә санлаштыруның киләчәге

«Акыллы шәһәр — Акыллы ил» IV Халыкара форумы кысаларында узган «Санлы төзелеш» стратегик сессиясендә белгечләр капиталь төзелеш объектларының тормыш циклының барлык этапларында төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү мәсьәләләрен карады.

Эксплуатация - төзелештә санлаштыруның киләчәге
Эксплуатация - төзелештә санлаштыруның киләчәге

Русия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, «Акыллы шәһәр» проекты җитәкчесе Константин Михайлик илебездә санлы үсеш өчен гаять зур потенциал барлыгын билгеләп үтте, шулай ук заманча кеше тормышын күз алдына да китереп булмый торган тармакларны санлы трансформацияләү зарурлыгын ассызыклады. Бу хакта "Республика Башкортостан" гәзите хәбәр итә.

Оешмаларның мәгълүмати модельләштерү технологияләре өлкәсендәге милли берләшмәсе президенты Михаил Викторов берләшмә үткәргән сораштыру нигезендә, 30 проценттан артык респондентлар мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә Русия эшләнмәләре турында кирәкле мәгълүматны кайдан эзләргә икәнен аңламый икән, шуңа күрә ярдәм итәргә һәм иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтергә кирәк.

- Эксплуатация - төзелештә санлаштыруның киләчәге. Торак төзелеше өлкәсендә идарәдә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертүнең төп проблемасы - девелопер - милекче чылбырын өзү, шулай ук идарәче компанияләрнең яңа технологияләр базасында эшне озак вакытка планлаштыруга мотивациясе булмау, - дип белдерде Михаил Викторов.

Шулай ук стратегик сессия барышында төзелеш проектларын булдыру өчен мәгълүмати системаларны гамәли куллану мисаллары да тәкъдим ителде.

Фото: resbash.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: