+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июль 2023, 14:22

Мошенниклардан сак булыгыз!

Республиканың эчке эшләр министры Александр Прядко мошенниклыкның 8 фактын кисәткән ВТБ банкының берничә хезмәткәренә рәхмәт белдерде.

Мошенниклардан сак булыгыз!Мошенниклардан сак булыгыз!
Мошенниклардан сак булыгыз!

Бүген Башкортстан буенча эчке эшләр министры ВТБ банкының Уфа офисларының берсендә эшләүче 4 хезмәткәренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

- Без Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы исеменнән банклар хезмәткәрләрен бүләклибез, алар - ассызыклап әйтәм - аеруча авыр җинаятьләрне булдырмый калырга, кешеләргә үз акчаларын аферистларга күчермәскә ярдәм иткән. Шуңа күрә банк хезмәткәрләренә профессионализм өчен генә түгел, аларның сизгер, битараф булмаганнары өчен дә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Алар - "Первомайская" офисының 4 хезмәткәре - Любовь Шәйморатова, Елена Краснова, Мария Байгулова һәм Анжелла Ганиева, - диде Александр Прядко.

Офис директоры Любовь Шәйморатова клиентлар алдакчылар йогынтысында кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны мошенниклар хисабына күчерергә җыенганда, 4 тапкыр алдау омтылышын булдырмый калган. Гомумән алганда, офис җитәкчесе клиентларга үз счетларында 1,6 миллион сумнан артык акчаны саклап калырга ярдәм иткән.

- Кагыйдә буларак, клиентны игътибар белән тыңласаң, аның дулкынлануы сизелә, еш кына телефонга карый, даими рәвештә телефон шалтыратуларына игътибарны юнәлтә. Бу вакытта клиентның мошенниклар йогынтысы астында булуын аңлыйсың. Бу очракта без, банк һәм полицияне җәлеп итеп, инструкцияләр буенча эшлибез. Кайвакыт клиентларның туганнарына шалтыратырга да туры килә, - дип сөйли Любовь Шәйморатова.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас